Идел буенда беренче «Шелл» автоягулык станциясе ачылды

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Бүген Казанда иң эре халыкара “Шелл” энергетика компаниясенең Идел буендагы беренче автоягулык станциясе ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңне­ханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, “Ядран-Ойл” ЯАҖ директорлар советы рәисе Ирек Салихов, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев һәм хөрмәтле кунаклар катнашты. Делегация өчен экскурсияне исә “Шелл”ның Россиядә­ге автоягулык станцияләре челтәрен оператив үстерү идарәсе директоры Виталий Маслов үткәрде. Аның әйтүенчә, “Шелл”ның Татарстанда беренче автоягулык станциясен “Ядран-Ойл” ЯАҖ компаниясе партнеры төзегән һәм бер атна элек тапшырган. Анда дүрт колон­ка – сигез ягулык салу посты бар, алар иң соңгы экология һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә яраштырып җиһазланган. Ягулык сыйфатына зур игътибар бирелә. Сатыла торган барлык ягулык “Евро-5” экология классына карый. Дизель ягулыгы “ТАНЕКО” нефть эшкәртү заводыннан алына. Якын арада Татарстан станцияләрендә сатыла торган барлык ягулык төрләрен җирле җитештерүчеләрдән генә сатып алу ният ителә.

“Шелл” концерны, Татарстандагы “Ядран-Ойл” партнеры белән бергә, 2020 елга кадәр республикада 55 автоягулык станциясе ачарга ниятли. Беренче биш станция Казанда ачы­лачак (өчесе инде эшли), ел азагынача тагын ике станция Чаллыда ачылыр дип көтелә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International