5-6 октябрьдә Казанда макулатура, пластик савыт һәм башка калдыклар җыю үткәрелә. 9.00дән 15.00гә кадәр калдыклар ике ноктада – Казан башкарма комитеты парковкасында (Батурин ур.); Торак-коммуналь хуҗалык комитеты парковкасында (Кремль ур., 11) кабул ителәчәк.
6 октябрьдә казанлылар ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы парковкасында (Павлюхин ур., 75); Идел буе районы идарә компаниясе янында (Ипподром ур., 17) 9.00дән алып 15.00гә кадәр макулатура тапшыра алачак.
Казанлылар бүтән калдыклар да (чүпрәк, полиэтилен, пластик канистрлар, көнкүреш химиясе савытлары һ.б.) тапшыра алачак.
Оештыручысы – Казан башкарма комитеты.
Аннан тыш, Казанда 4 икенчел чимал кабул итү ноктасы даими эшли. Дүшәмбедән шимбәгә кадәр икенчел чималны тапшыру нокталары һәм вакытлары: Мусин һәм Чуйков урамнары чаты (8.00–18.00); Энергетиклар ур., 7 (8.00–16.00); Мәүлетов ур., 9 (8.00–16.00); Фучик ур., 62 (8.00–16.00). “Чиста тирәлек” ҖЧҖдә якын арада тагын 25 калдык җыю ноктасы ачу күздә тотыла, диделәр.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте