Бүген “Ак-Барс” көрәш сараенда, Татарстан Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, мини-футбол ярышларының төркемнәр этабы уздырылды. Шобага нәтиҗәләре буенча Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы Федераль монополиягә каршылык службасының Татарстан идарәсе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Югары суды командалары белән уйнады. Экологлар өч матчта да җиңеп, төркемдә беренчелекне алды һәм 1/8 финалга чыкты. Плей-офф сериясе уеннары 8-9 октябрьдә үткәрелә.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте