Казанлыларның яраткан ял урыны – Зәңгәр күлнең тыюлык зонасы тәртипкә китерелде

2016 елның 1 октябре, шимбә
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Зәңгәр күлнең тыюлык зонасында калдыклар, ауган агачлар, ватык басмалар кыйралып яту турында хәбәр кергән иде. Шул урынга кичекмәстән Үзәк территориаль идарә инспекторлары юнәлде. Рейд барышында җитештерү һәм куллану калдыклары ташлану факты расланды. Шәһәр яны урман хуҗалыгы вәкилләре күл территориясен җыештырды. Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Биектау район башкарма комитеты вәкилләре күлне кабат тикшерде. Бу тикшерү инде территориянең тәртиптә булуын күрсәтте. Билгеле булганча, Казандагы Зәңгәр күлләр 1972 елдан алып табигать һәйкәле санала, алар тирәсендәге территория тыюлык булып тора. Бер ай гына элек Экология министр­лыгы монда зур җыештыру өмәсе үткәргән иде.

Табигать саклау законнары бозылу – файдалы казылмаларны законсыз чыгару, рөхсәт­сез чүплекләр, су объектына баруны чикләү, сулыкка, туфракка пычраткыч матдәләр ташлау, атмосфера һавасын пычрату турында республиканың Иҗтимагый экологик кабулиятенә,  (843)267-68-67 телефонына, eco.signal@tatar.ru  электрон почтасына, “Халык контроле” системасының “Экология” категориясенә хәбәр итәргә мөмкин. Гомум белем бирү оешмаларында укучылар өчен махсус “Мәктәп экопатруле” кушымтасы эшли. Таби­гать саклау законнары бозылу турында фото-видеофиксацияле оператив белешмә бирүче гражданнарга акча түләнә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International