Бүген парламентның кече залында “Татарстан Республикасының су саклау зоналары: һәркемнең хокук һәм бурычлары” дигән, төбәкнең өске суларын һәм шуларга бәйле су саклау зоналарын куллану буенча теоретик һәм гамәли белешмәләрне үз эченә алган китап тәкъдим ителде. Басма Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Су саклау зоналары елы кысаларында әзерләнгән.
Басманың материаллары “Татарстан Республикасының су объектлары: тарихы һәм бүгенгесе”, “Су объектларын куллану: гражданнар мөрәҗәгать итә торган оешмалар исемлеге”, “Татарстан Республикасында су объектларын куллану проблемалары: илебез һәм чит илләр тәҗрибәсе”, “Су объектлары: куллануга күрсәтмәләр (сүздән эшкә)”, “Су объектларын куллануга ярдәм: дәүләт һәм җәмгыять” дигән биш бүлеккә аерып бирелгән.
Утырыш башында Экология, табигатьтән файдалану, агроиндустрия һәм азык-төлек политикасы комитеты рәисе Таһир Һадиев тәбрик сүзләре әйтте, яшьләрнең, шул исәптән студентларның иҗтимагый экологик хәрәкәттә торган саен активрак катнашуын билгеләп үтте, белешмәләр китабының эчтәлеген бәян итте.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрә торган күзәтчелек чаралары турында министр урынбасары – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров хисап тотты. “Безнең алга, беренче чиратта, су саклау зоналары чикләре билгеләнгән су объектларын тикшерү һәм тәртипкә китерү бурычы куелган, – диде ул. – Чикләр региональ әһәмияттәге 82 су объектында билгеләнгән, яр буйларының тулай озынлыгы 7909 км. 2016 елда шундый эшләр 7 су объектында үткәрелә. Бүгенгәчә аларның 97%ы тикшерелде. Министрлык үткәргән күзәтчелек эшләре нәтиҗәсендә 1384 су саклау законнарын бозу ачыкланды, бозучыларга барлыгы 7 млн. сумнан артык административ штрафлар салынды. Эшләр дәвам итә, хәзерге вакытта Экология министрлыгында куелган бурычларны үтәү өчен кирәкле бөтен техника, катерлар, автотранспорт, җиһазлар бар.”
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте