Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләүнең яңа ставкалары кабул ителде

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Табигать саклау өлкәсендә яңа законча көйләүләрне тормышка ашыруны тәэмин итү максатларында “Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләү ставкалары һәм өстәмә коэффициентлар турында” карар кабул ителде, диелгән Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының рәсми сайтында. Карар кабул ителү аркасында эшмәкәрлек субъектларына финанс йөкләнеше арту көтелми. Киресенчә, компанияләр түләү күләмен табигать саклау чаралары чыгымнары зурлыгына корректлый алачак. Шу­лай ук калдыклар урнаштырганда, мәсәлән, калдыкларны зарарсызлаганда, элек урнаш­тырылган калдыкларны утильләгәндә һ.б. очракларда түләүгә карата стимуллау коэф­фициентларын куллана алачак.

Бүгенге көндә Россия Федерациясе бюджет системасына әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләүләрдән ел саен 27 млрд. сум чамасы керә (2014 елда – 27.7 млрд. сум, 2015 елда – 26.8 млрд. сум). Бу исә тулай эчке продукциянең (ВВП) 0.04-0.05%ы кадәр. Экспертиза бәяләре буенча, предприятие һәм оешмаларга бирелә торган җиңеллекләр исәбенә түләү күләме 2015 елгы кимәлгә карата 1.5-2 һәм күбрәк тапкыр төшәргә мөмкин.

Билгеле булганча, 2014 елның 21 июлендә “Әйләнә-тирәлекне саклау һәм Россия Феде­рациясенең аерым закон чыгару актлары турындагы” федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы” № 219-ФЗ федераль законы кабул ителгән иде. Документ әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләүне исәпләү һәм йолу механизмына шактый үзгәрешләр кертү­не күздә тота. Ул механизмның бер элементы булып түләү ставкаларын билгеләү тора. Документ РФ Хөкүмәтенең 12.06.2003 №344 карарына алмашка әзерләнгән, ул исә гамәл­дән чыгачак, чөнки инде “Әйләнә-тирәлекне саклау турындагы” федераль законның яңа таләпләренә туры килми. Шулай ук РФ Хөкүмәтенең №344 карарына бәйле берничә документ, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 2015-2017 елларда түләү ставкаларын индекс­лауны күздә тоткан “Атмосфера һавасына ташлаулар өчен түләү нормативларына коэф­фициентлар... турындагы” 19.11.2014 №1219 карары гамәлдән чыгарыла. Түләү норма­тивларына карата ул карар күздә тоткан коэффициентлар зурлыгы яңа түләү ставкалары турындагы яңа документта исәпкә алынган. Түләү ставкалары һәр пычраткыч матдәгә карата, шулай ук җитештерү һәм куллану калдыкларын аларның куркынычлык классы буенча урнаштыру өчен билгеләнгән. Түләү салына торган пычраткыч матдәләрнең исемлеге РФ Хөкүмәтенең 8.07.2015 ел № 1316‑р күрсәтмәсе белән билгеләнгән. №344 Карарына кертелмәгән, ләкин №1316-р күрсәтмәсендә булган пычраткыч матдәләр буенча түләү ставкалары аларның әйләнә-тирәлеккә һәм халык саулыгына куркынычлылык дәрә­җәсенә нигезләнгән базалы чишелешне саклап билгеләнгән. Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләү ставкалары федераль законнарга ярашлы рәвештә аеруча саклаулы булган территорияләргә һәм объектларга, шул исәптән тыюлыкларга һәм милли парклар­га, шулай ук Байкал табигать территориясенә һәм Байкал күленә карата өстәмә 2 коэф­фициенты белән кулланылачак. Хәзерге вакытта шундый ук коэффициент РФ Хөкүмә­тенең №344 карарында да күздә тотыла. Шул карар күздә тоткан, үз калдыкларын үз урнаштыру объектларына урнаштыра торган түләүчеләр куллана алган 0.3 коэффициенты да үз көчендә кала. Документ regulations.gov.ru порталында публик тикшерү һәм федераль башкарма хакимият органнары белән килештерү процедурасын үткән. Якын елларда салымнан тыш түләүләрнең үсүенә юл куймау турындагы РФ Хөкүмәте кабул иткән карарларны исәпкә ала.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International