Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре укучыларны һәм студентларны әйләнә-тирәлекне саклау эшләре белән таныштыруны дәвам итә. Мәсәлән, шушы көннәрдә инспекциядә Казан ш. 18нче урта мәктәбенең 4нче класс укучылары булып китте, индустриаль ташлаулар һәм атмосфера һавасы, су һәм туфрак анализы, физик-химик анализ, биологик контроль, оператив контроль бүлекләрен карады. Белгечләр аларга үз эшләре турында сөйләде, су, туфрак, һава анализлау өчен булган яңа җиһаз һәм приборларын күрсәтте. Шул исәптән хромато-масс-спектрометр дигән прибор аерым игътибарга лаек, – ул пычраткыч матдәләрне һәм әйләнә-тирәлек компонентларын тану, микъдарын билгеләү өчен хезмәт итә.
Лабораториягә экскурсия балаларны дөнья белән таныштыру, әйләнә-тирәлеккә сак караш, эстетик зәвык, иҗади шәхес, фикерләү сәләте тәрбияләү, экологик культура нигезләре формалаштыру, һөнәри ориентация бирү буенча иң нәтиҗәле эш формаларының берсе булып тора.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте