Серов урамындагы күл пычранган

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына казанлылардан Серов урамындагы күл пычрану турында хәбәр керде. Шунда кичекмәстән Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе инспекторлары юнәлде. Территориянең санитар-экологик торышын тикшерү нәтиҗәсендә анда сероводород исле юынты су агызылу ачыкланды. Инспекция белгечләре юынты һәм табигый су, һава пробалары алды, күчмә экологик лаборатория ярдәмендә азот оксиды, азот диоксиды, аммиак, углерод оксиды, күкерт диоксиды һәм углеводородлар анализланды. Сероводородның соң чик концентрациядән ашуы ачыкланды. Тулырак анализлар 5-10 көндә билгеле булачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International