ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2016 ел
җомга

XIII «Җир асты байлыкларыннан файдалануны дәүләти көйләү, 2016, Кыш» бөтенрос- сия конгрессында файдалы казылмалар чыгаруны лицензияләү, консервацияләнгән һәм бетерелгән скважиналарны куллану, җир кишәрлекләрен йолып алу, авыр чыгармалы хәзинәләр һәм башка мәсьәләләр тикшереләчәк. 

“Табигатең” балалар һәм үсмерләр хәрәкәте кысаларында, РФА Вернадский ис. дәүләти геология музее базасында, Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Мосприрода” ярдәмендә VI ачык төбәк-ара экология фестивале үткәрелә, дип хәбәр итә Россия Табигать министрлыгының матбугат хезмәте. Беренче “Тормыш агачы” фестивале 2012 елда үткәрелгән. Төп максаты – балалар һәм яшьләрне экология белән кызыксындыру. Биш ел эчендә фестиваль үз географиясен һәм күләмен шактый киңәйткән, бүгенге көндә аның кысаларында әйләнә-тирәлекне өйрәнү һәм саклауда Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Урал


10
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы региональ кимәлдәге дәүлә- ти экологик экспертиза үткәргәндә җәлеп ителүче штаттан тыш экспертлар реестрын актуальләштерә. Каралучы мәсьәлә буенча фәнни һәм (я) практик белемнәргә ия булган һәм үзе белән килешенеп түбәндәге фән, техника, технология юнәлешләре буенча дәүләти экологик экс- пертиза үткәрүгә җәлеп ителгән белгеч дәүләти экологик экспертиза эксперты була ала: · Табигать тирәлеген саклау һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү · Әйләнә-тирәлеккә йогынтыны бәяләү


9
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 23-25 ноябрендә Казанда VII “Чиста су. Казан” махсус күргәзмәсе һәм конгрессы үткәрелә. Бу ике чараның бергә үткәрелүе алдынгы технологияләр күрсәтүне су хуҗалыгы тармагы алдында торган проблемалар турында фикер алышу белән берләште- рергә мөмкинлек бирәчәк. Киң колачлы программага түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, семинарлар, презентацияләр һәм башкалар кертелгән. Күргәзмәдә катнашучы предприятиеләр су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау, коммуналь һәм индустриаль су бирү, юынты суларны чистарту һ.б. буенча бик күп җиһазлар һәм хезмәт күрсәтүләр тәкъдим итәчәк.


8
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Табигать саклау өлкәсендә актив эшләүче, ел эчендә Татарстан Экология министрлыгы инспекторларына һәм белгечләренә ярдәм иткән журналистлар, фотографлар һәм бүтән массакүләм мәгълүмәт чаралары вәкилләре еллык “Кеше һәм табигать” республика конкурсында катнашырга чакырыла. Катнашу өчен ирекле формада анкета тутырырга кирәк, анда ИФА, контакт белешмәләре, материаллар бастырылган я чыгарылган ММЧ атамасы күрсәтелергә тиеш. Материалларны бирү кагыйдәләре: – басма ММЧ мәкаләләрне, газета кисемнәрен я аларның күчермәләрен кушымталарга тиеш; – электрон ММЧ – чыгарылган материалларның скриншотларын кушымталарга тиеш; – теле-радиожурналистлар үз материалларын дискларда я теләсә нинди бүтән кулланышлы җирлектә бирә, аларның кыскача тасвирын / эчтәлеген кушымталый; – фотоматериаллар бастырылган рәвештә кабул ителә. 


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе “Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” кон- курсының “Продукцияләрнең һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшыртуга керткән зур өлеш өчен” номинациясенең “Татарстанның иң яхшы сынаучысы” субноминациясендә җиңеп чыкты. Казан ярминкәсендә узган бүләкләү тантанасында Татарстан индустрия һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урын- басары – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Эколог


4
ноябрь, 2016 ел
җомга

4 ноябрьдә Казанның Кирмән яр буенда, Авыл эшчәннәре сарае янындагы скверда, яшьләрнең “Ватан берләшмәсе” һәм “Татарстанда иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге” җәмәгать берләшмәләре башлангычы белән, Халык бердәмлеге көненә багышланган митинг-кон­церт үткәрелде. Чарада

Питрәч районы Званка авылындагы күл ярында урнашкан бер йорт-җирнең иясе анда яшәми, ә күл суына терәп корылган кирпеч койманы, “мин сатып алганда ук бар иде” дигән сылтау белән, сүтүдән баш тарта булып чыкты. Ахыр чиктә Питрәч район башкарма комитеты ул койманы техника кулланып җимертергә карар итте.

 


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Чаллының 4нче экология-биология балалар үзәгендә “Экология, шәһәр һәм без” рес­публика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Анда балаларның 2015-16 уку елын­дагы уку-тикшеренү материаллары каралачак. Конференциянең эше “Шәһәр экологиясе”, “Территорияләрне экологик тикшерү”, “Гомуми экология”, “Экология һәм саулык”, “Сулыклар экологиясе”,


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Август азагында Көньяк-көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары Чирмешән районы Бәркәтә авылыннан 3 км ераклыкта махсус техника белән лицензиясез килеш ком чыгару фактын


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International