2017 елның 15-17 маенда Уфада “Кеше экологиясенең актуаль мәсьәләләре: социаль аспектлар” халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза. Катнашырга галимнәр, вуз укытучылары, студентлар, социаль хезмәтләр белгечләре, муниципаль хакимият һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре чакырыла.
Конференция кысаларында кеше экологиясенең социаль аспектлары буенча яшь галимнәрнең фәнни-эзләнү эшләре конкурсы оештырылачак. Конференция түбәндәге юнәлешләр буенча узачак:
Конференция нәтиҗәләре буенча мәкаләләр җыентыклары төзеләчәк.
Конкурсантларның иң яхшы эшләре исә Россиянең Югары аттестация исемлегенә кертелгән рецензияләнә торган фәнни журналларда басылырга мөмкин.
Конференциягә әзерлек һәм үткәрү мәсьәләләре буенча түбәндәге телефон белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 89174704036
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте