Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты Татарстан Республикасының экологик иминлеген тәэмин итү эшендә көчләрен берләштерә. Тиешле документны бүген Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров имзалары белән ныгытты. Мероприятие Казан (Идел буе) федераль университетының Попечительләр советы утырышы кысаларында узды, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Килешү кысаларында Татарстан Республикасының экологик иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм табигатьтән рациональ файдалану, биологик күптөрлелекне саклау, экологик мониторинг, халыкка экологик тәрбия бирү һәм агарту, экологик юнәлешле акция һәм мероприятиеләр үткәрү өлкәсендә белем бирү программалары, башка документлар эшләү, гамәлгә ашыру һәм контрольдә тоту аша хуҗалык һәм башка төр эшчәнлегенең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын булдырмыйча калу мәсьәләләрен бергәләп чишү карала.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте