“Экологик яр буе”. Яңа Чишмә гимназистлары Чишмә елгасы ярында ял итү зонасы булдыру буенча үз фикерләрен әйттеләр.

2017 елның 10 марты, җомга

Яңа Чишмә гимназиясе укучылары үзләренең иҗади мөмкинлекләрен ачык экологик дәрес кысаларында күрсәттеләр. 45 минутка алар үзләрен архитекторлар, дизайнер, рәссамнәр, бакчачы, эколог, икътисадчылар итеп хис  иттеләр. Барлык укучылар да үзләренең рольләрен уңышлы һәм бик әйбәт итеп башкарды – яр буе зонасын төзекләндерү буенча коллектив белән макетлар эшләделәр. “Чишмә елгасының яр буен матур һәм уңайлы итеп төзекләндерергә мөмкин. Ял зонасы җайлы беседка һәм эскәмияләр, оригиналь чәчәклекләр һәм куаклы үсемлекләр, балалар өчен таганнар, теремкәйләр һәм комлыклар, спортчылар өчен велосипед юллары, турникетлар, волейбол мәйданчыклары булдыруны күздә тота. Ял итү урынына шулай ук экологик яктан карарга кирәк. Яр буенда, һичшиксез, чүпне аерым җыю өчен контейнерлар торачак. Эскәмияләр, беседкалар, теремкәйләр, таганнар агачтан, ягъни экологик чиста материалдан эшләнәчәк. Тротуарлар яны буйлап эчәргә яраклы чишмә суы ага торган фонтаннар урнашачак. Чишмә елгасы ярындагы ял зонасын куркынычсыз һәм экологик дип санарга була”, - дип, үзләренең идеяләре белән уртаклашты Яңа Чишмә гимназистлары.

         Дәреснең кунаклары – Яңа Чишмә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсәхов һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама террриториаль идарәсе белгечләре балаларның белемен югары бәяләде. “Балалар үзләренең тору урынына табигый кыйммәтле әйбер итеп карый. Алар туган якның табигать байлыкларын сакларга һәм әйләнә-тирә мохитне яхшыртырга тырышалар. Укучыларның экологик проектлары Яңа Чишмәдә яңа архитектура корылмалары төзүнең башлангычы булырга мөмкин”, - диде Идел-Кама ТИ экологлары.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International