Дөньядагы мөһим акция быел 25 мартта 20:30 сәгатьтән 21:30 кадәр үткәрелә. “Җир сәгате -2017” темасы кешенең табигатькә сакчыл мөнәсәбәте булачак. Кешеләрнең ничек итеп үзләре тирәсендәге бөтен нәрсәне – җир, һава, су һәм урманнарны үзгәртүләре һәм мондый йогынтының кешелекнең үзе өчен нинди нәтиҗәләре булуы турында сүз барачак. Акциянең девизы – “Үзеңне үзгәрт, ә планетаны түгел”. Акция ел саен мартның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы белән уздырыла һәм энергия һәм ресурс саклау, планета күләмендә экологик ситуацияне яхшырту проблемаларын хәл итүдә төрле дәүләт кешеләренең теләктәшлеген символлаштыра. Җир Сәгатен хуплап, традиция буенча шәһәрләрдә велоузышлар булачак.
Барлык хакимият органнары җитәкчеләренә, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына, предприятиеләргә һәм оешмаларга, шулай ук республика халкына акциягә кушылырга һәм биналардагы, корылмалардагы декоратив яктыртуны, торак йортларда утны, гражданнарның тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итү белән бәйләнмәгән электр җиһазларын сүндерергә, шулай ук электр энергиясе куллануны киметүгә юнәлтелгән башка чаралар күрергә тәкъдим ителде.
2016 елда акциядә 172 ил һәи 2 млрдтан артык кеше катнашкан. Россиядә акциягә төрле шәһәрләрдән 20 миллион кеше кушылды. Казанда акцияне үткәрү вакытына “Казан Кремле” Музей-тыюлыгы, ТР Министрлар кабинеты, ТР Дәүләт Советы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы, IТ-парк биналарының архитектура-сәнгати яктыртылуы сүндереп торылды. Казан шәһәре Мэриясе акциягә кушылып, район администрацияләре биналарында һәм Казан Ратушасында утны сүндерде. “Бөтендөнья кыргый табигать” (WWF) табигать саклау оешмасы мәгълүматлары буенча Казан Россиянең “Җир сәгате -2016” акциясендә катнашкан иң актив шәһәрләре арасына кергән.
“Җир сәгате” – 2007 елда WWF тарафыннан инициативаланган халыкара экологик акция, ул бөтен дөнья кешеләрен утны һәм көнкүреш электр җиһазларын бер сәгатькә сүндереп торырга өнди. Акциянең рәсми сайты - 60.wwf.ru.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте