Экология һәм җәмәгать урыннары елында КФУ һәм Татарстанның Экология министрлыгы әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә хезмәттәшлекне көчәйтәчәк.

2017 елның 10 марты, җомга

Яр Чаллыда яшәүче һәр кеше хәзер балаларның табигать байлыкларын сакларга өндәвен күрә ала. Шәһәрнең “Яңа Шәһәр – ГЭС” трассасында “Экоклуб” яшьләр иҗтимагый хәрәкәте активистлары “Әйдәгез, шәһәребезне чиста һәм матур итик!” («Давайте сделаем наш город чистым и красивым!») дигән лозунг белән баннер куйдылар.

         “Без шәһәребезнең һәрвакыт матур булып калуын телибез. Агачлар яшеллеге, чәчәк түтәлләренең күптөрлелеге, чүпнең булмавы күзләребезне генә сөендереп калмый, ә сәламәтлегебезгә, эшләү мөмкинлекләребезгә һәм тормыш дәртенә уңай йогынты ясый. Гамәли һәм сыйныфтан тыш чараларны саф һавада, экологик чиста шартларда уздыру күпкә рәхәтрәк. Һәм хәтта спортчылар, балалар, яшьләр һәм, гомумән, җәяү йөрүчеләр чиста урамнарда җыештырылмаганнарына караганда күбрәк очрый”, - дип сөйләде 77нче гимназия укучылары.

         Әйләнә-тирә мохит чисталыгы өчен көрәшергә “Экоклуб” хәрәкәте активистларына Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре булыша. “Мәктәп экологик хәрәкәте барлыкка килү һәм үсү шәһәр территориясен төзекләндерүгә әһәмиятле өлеш кертә. Без табигать саклау мероприятиеләре үткәрүдә 77нче гимназия укучылары белән актив хезмәттәшлек алып барабыз. “Экоклуб” әгъзалары исәбендә инде шактый гына файдалы эшләр бар: урманны чүптән чистарту, җимлекләр һәм сыерчык оялары ясау, буаны ташлардан чистарту, агач үсентеләре утырту, өмәләрдә катнашу, урман территориясендә экологик баннерлар урнаштыру һәм башкалар. Яшь экологлар әйләнә-тирә мохиткә һәм Чаллы кешеләренә булышып кына калмый, ә дәрестән тыш вакытны да актив һәм күңелле уздырлар”, - диде Кама буе ТИ белгече Владимир Музафаров.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International