29 мартта “Россиядә калдыклар белән эш итү: гамәли мәсьәләләр” темасына Бөтенроссия интернет-конференциясе узачак.

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

2017 елның 29 мартында Россия Федерациясенең Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы “Россиядә калдыклар белән эш итү: гамәли мәсьәләләр” интернет-конференциясе үткәрәчәк. Мероприятие калдыклар белән эш итү тармагында дәүләт сәясәтенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында уздырыла. Конференциядә федераль органнар, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте вәкилләре, шулай ук бизнес, фән һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашуы планлаштырыла.

Интернет-конференция түбәндәге мероприятиеләрне эченә ала:

  • “Калдыклар эшкәртү өлкәсен үстерүне тәэмин итү мәсьәләләрендә федераль һәм региональ хакимият органнары эшчәнлеген координацияләү” темасына пленар утырыш (09.00 сәгатьтән 12.30га кадәр), калдыклар эшкәртү тармагын реформалаштыру буенча бара торган үзгәрешләр һәм тупланган уңай тәҗрибә турында докладлар белән анда Министрлык, башка Федераль органнар, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары вәкилләре, бизнес, фәнни һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре чыгыш ясаячак.
  • Түгәрәк өстәл №1 “Калдыклар белән эш итү өлкәсендә уңышлы технологик проектлар” (13.30 – 15.30), анда тармакның яңа һәм аеруча мөһим проектларына багышланган докладлар белән Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, бизнес, фәнни һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре чыгыш ясаячак.
  • Түгәрәк өстәл №2 “Калдыклар белән эш итү өлкәсендә җайга салуның яңа схемаларын кертү” (13.30 – 15.30), анда дәүләт хакимияте органнары, яңа схемалар кертүне яки аларны техник тәэмин итүне уңышлы гамәлгә ашыра торган бизнес, фәнни һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре чыгыш ясаячак.
  •  Түгәрәк өстәл №3 “Органик калдыклар белән эш итү” (15.30 – 17.30), анда органик калдыклар белән эш итү тармагындагы проектлар белән җитәкчелек итүче яки гамәлгә ашыручы Россия һәм чит илләр компанияләре һәм оешмалары вәкилләре чыгыш ясаячак.
  • Түгәрәк өстәл №4 “Калдыклар белән эш итү өлкәсен реформалаштыруны технологик тәэмин итү” (15.30 – 17.30), анда яңа схемалар кертүне яки аларны техник тәэмин итүне уңышлы гамәлгә ашыра торган Россия һәм чит ил компанияләре вәкилләре чыгыш ясаячак.

Конференция турында тулырак мәгълүмат белән Россия Табигать министрлыгы сайтында эшчәнлек\интернет-чаралар бүлегендә танышырга мөмкин. Элемтә өчен телефоннар: 84959594277; 89031300056  Зверева Елена Алексеевна (Мәскәү).

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International