Геодезистлар һәм картографлар үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

2017 елның 10 марты, җомга

Язның беренче аеның икенче якшәмбесендә һәр елны Геодезия һәм картография көне билгеләп үтелә. Эшләре гаять зур объектлар корырга, юллар, элемтә сызыклары төзергә, җир биләмәләренең чикләрен билгеләргә ярдәм итә торган кешеләрнең һөнәри бәйрәме бу.

Геодезист – катлаулы инструментлар җыелмасы ярдәмендә җирлек рельефы турында иң төгәл мәгълүматларны билгели ала торган белгеч. Картографлар һәм геодезистлар төзелештә һәм сәнәгатьтә мөһим роль башкара. Геологлар һәм нефтьчеләр, машина төзүчеләр һәм таучылар, очучылар һәм транспорт йөртүчеләр, төзүчеләр һәм биналарны реставрацияләүчеләр – карта төзүчеләр эшчәнлеге нәтиҗәләренә таянып эшләүче белгечләр.

Геодезистлар һәм картографлар көнен бәйрәм итүнең язның беренче аена туры килүе очраклы түгел. Нәкъ менә 1720 елның марты картограф профессиясе барлыкка килгән ай санала, ул чакта Петр I беренче картография төшерүләрен башларга әмер бирә. Ә географик сызымнар төзү сәнгате әле борынгы рус дәверендә үк билгеле була. Русь картасының беренче басма варианты (Мәскәү җирләре картасы) 1525 елның 26нчы январенда ясалган.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International