Фәрит Габделганиев: “Сезнең аркада, сөекле хатын-кызлар, ирләр йөрәгендә чын яз нәкъ менә шушы көнне чәчәк ата”.

2017 елның 7 марты, сишәмбе

Сөекле хатын-кызлар!

Яз, мәхәббәт һәм матурлык бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән ихлас котлауларны кабул итегез! Сез безнең дөньяга гармония, игелек һәм иҗатның якты энергиясен бирәсез. Үзегезнең  күңел җылысын, зирәклек һәм кайгыртучанлыкны бүләк итеп, якыннарыгызның һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышын бәхетле итәсез. Сәяси, иҗтимагый тормышта актив катнашып, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә уңышка ирешеп, туган ягыбыз үсешенә мөһим өлеш кертәсез. Һәм теләсә нинди ситуациядә дә без чын күңелдән хөрмәт итә һәм кадерли торган хатын-кыз булып кала беләсез. Җылылык һәм мөлаемлык өчен, дөньяны күркәмрәк һәм шәфкатьлерәк итә белүегез өчен, якыннарыгызга бүләк итә торган күңел җылыгыз өчен рәхмәт сезгә. Һәр эштә уңышлар сезгә! Игелек, нык сәламәтлек, язгы кәеф һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Ф.С.Габделганиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International