Баулы халкы яраксызланган люминесцент лампалардан, терекөмешле термометрлардан һәм батарейкалардан экологик ысул белән арынырга мөмкин. Шәһәрдә куркыныч калдыкларны түбәндәге адрес буенча урнашкан махсус контейнерга тапшырырга була: Энгельс урамы, 49 (бер сәүдә үзәге бинасында).
Казан-Буа-Ульян трассасы. Апас районы Чүри-Бураш авылы янәшәсендә Үләмә елгасы аша күпер салынган. Шушы җирдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары пычрак карның су объектына ташлану очрагын ачыклады. Бу эштә гаепле зат хокукны бозган урынында тоткарланды.
Минераллы, кыйммәтле һәм файдалы. Бүген республикадагы беренче экология сыйныфында белем алучы балалар тау токымнарының кеше тормышындагы әһәмияте турында белде. Казан шәһәренең 3 нче гимназиясендә беренче сыйныф укучыларына кызыклы дәресне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында бүген белгечләр халыкның төрледән-төрле сорауларына җавап бирде. Табигать ресурсларының торышы гражданнарны битараф калдырмады, шуңа күрә дә алар Ачык ишекләр көне кысаларында үзләренең идеяләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклашты.
Яр Чаллы халкы бүген төбәкне төзекләндерү турындагы идеяләре белән уртаклашты. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Ачык ишекләр көне кысаларында чишелеш юллары бергәләп эзләнде.
Яшел Үзән районының Ореховка послелогында "Ореховка ИК" ҖЧҖ биологик чистарту корылмаларыннан агып, Исемсез күлне пычратучы агынты сулар моннан соң Васильево бистәсендәге "Васильево-Салават Күпере" канализация челтәрләре чистарту корылмаларына китәчәк. Хәзерге вакытта су объектын экотернәкләндерү проекты эшләнә башлады.
Әлмәт районында терекөмешле лампалар ташлауда берьюлы дүрт зат гаепле. Беренчесе – куркынычлы һәм куркынычсыз калдыкларны бергә кушуда, икенчесе – санкцияләнмәгән чүплек оештыруда, һәм тагын икесе –
Табигать саклау нормаларына җавап бирүне тәэмин итәрлек корылма урнаштырырга. Әлмәт предприятиесенә карата Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан шундый күрсәтмә бирелде.
15 февральдә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Ачык ишекләр көне" узачак. Теләге булган һәркем республика территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау, дәүләт экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру, экологик куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән экологларга мөрәҗәгать итә алачак. Гражданнарга уңайлы булсын өчен Ачык ишекләр көне Министрлыкның барлык территориаль идарәләрендә дә узачак.
2018 елның 15-18 май көннәрендә Түбән Новгородта "Бөек елгалар" (экологик, гидрометеорологик, энергетика куркынычсызлыгы) ’ICEF" 20 нче халыкара фәнни-сәнәгый форумы узачак. Форум тармактагы алдынгы технологияләрне күрсәтү,