Табигать саклау нормаларына җавап бирүне тәэмин итәрлек корылма урнаштырырга. Әлмәт предприятиесенә карата Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан шундый күрсәтмә бирелде.
15 февральдә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Ачык ишекләр көне" узачак. Теләге булган һәркем республика территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау, дәүләт экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру, экологик куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән экологларга мөрәҗәгать итә алачак. Гражданнарга уңайлы булсын өчен Ачык ишекләр көне Министрлыкның барлык территориаль идарәләрендә дә узачак.
2018 елның 15-18 май көннәрендә Түбән Новгородта "Бөек елгалар" (экологик, гидрометеорологик, энергетика куркынычсызлыгы) ’ICEF" 20 нче халыкара фәнни-сәнәгый форумы узачак. Форум тармактагы алдынгы технологияләрне күрсәтү,
Әлмәт халкы яраксыз батарейкаларны махсуслаштырылган контейнерларга тапшыра ала. Куркыныч калдыкларны кабул итү пунктлары шәһәрнең 41 җирендә урнаштырылган:
- Әминов урамы, 9 а (Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе),
2500 м2 пычрак кар. Юллардан җыелган кар чүплеген Питрәч районында яшәүчеләр ачыклаган. Бу хәлнең шартларын ачыклау максаты белән экологлар әлеге урынга юл тотты. Алынган пробаларда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре авыр металл,
Волонтер елында Татарстан активистлары әйләнә-тирәлекне саклау эшендә берләшәчәк. Экологик проектларны һәм табигать саклау акцияләрен уздыру турындагы үз планнары хакында алар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре белән очрашу барышында уртаклаштылар.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт оешмасы территориясендә законсыз чүплек урынын ачыклады. Кара металл калдыклары 2000 кв. метрлы мәйданда урнаштырылган,
Кызыклы уеннар, икенчел чималдан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе һәм табигатьне яклау турында иҗади тамашалар. Арча районының Түбән Мәтәскә мәктәбендә Экология көне әнә шулай узды, әлеге чара яшүсмерләрнең экологик мәдәниятен арттыруга һәм табигать ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
Казанда мәктәп укучылары өчен экология буенча россиякүләм олипиаданың республика буенча йомгаклау этабы һәм төбәк этабы тәмамланды. Быел әлеге чарада Татарстан Республикасыннан 140тан артык мәктәп укучысы катнашты.
Әлмәт районының Кәләй станциясендә быел яңа чистарту корылмалары төзеләчәк. Әлеге объект төзелеше Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм Әлмәт муниципаль районы хакимияте белән ике арада төзелгән килешү нигезендә гамәлгә ашырылачак.