Төнге популяр лекцияләр, интерактив зоналар, экология дәресләре, интеллектуаль уеннар һәм мастер-класслар. Бу чаралар бүген Казан федераль университетында бер темага берләштерелде – әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланды. Татарстан башкаласында "Эко-төн" узды. Әлеге чарада йөзләрчә мәктәп укучысы, студентлар, мөгаллимнәр һәм теләге булган һәркем катнашты.
Татарстандагы 7-18 яшьлек мәктәп укучылары "Тыюлыклы табигать дөньясы" плакатлар конкурсында катнаша ала. Оештыручысы булып М. А. Заблоцкий исемендәге Приокск-Терраса дәүләт табигый биосфера тыюлыгы тора.
Әлмәт кешесе илдән чыга алмый торган гражданнар исемлегенә эләккән. Моңа 33 мең сум күләмендә табигать ресурсларына китерелгән зыянны вакытында капламау сәбәпче булган. Гражданин төзелеш һәм көнкүреш калдыкларын Әлмәт территориясендәге туфракка ташлау нәтиҗәсендә әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаган.
Мәктәп укучыларының сәхнә иҗатына бәйле Халыкара Театр көненә һәм Халыкара Җир көненә багышланган "Аллы-гөлле сәхнә" IV республика экология фестивалендә катнашуга заявкалар кабул ителә. Әлеге чарада 6-18 яшендәге башкаручылар һәм Татарстан Республикасының белем бирү һәм мәдәният учреждениеләре балалар коллективлары катнаша ала.
Азнакай шәһәренең 8 нче санлы "Оячык" балалар бакчасында "Хайваннар дөньясында" темасына экология дәресе узды. Фаунаны өйрәнү буенча балаларга белем бирү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре уздырды.
Дөньяның барлык почмакларыннан меңнән артык белгеч һәм галим тау сәнәгате өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм инновацияләр хакында фикер алышу өчен Мәскәүгә җыелачак. 2018 елның 15 сентябреннән 21енә кадәр Халыкара сәүдә үзәгендә Файдалы казылмаларны баету буенча XXIX халыкара конгрессы IMPC 2018 булачак.
Түбән Каманың 31 нче мәктәп укучылары актив рәвештә сыерчыкларны каршы алырга әзерләнә башлады. Язның беренче хәбәрчеләре өчен алар мөстәкыйль рәвештә 15 оя ясаган һәм аны Батыр урманында элеп чыккан. Мәктәп укучыларының актив экологик позициясен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Чулман аръягы территориаль идарәсе белгечләре дә хуплады.
Елгаларның ярларын ныгыту, калдыкларны утильләштерү, шәһәрне яшелләндерү системасы. Бүген Әлмәттә гражданнарны кабул итү кысаларында табигатьне саклауга кагылышлы шушы һәм башка темалар күтәрелде. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсендә халык белән очрашуны Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов,
Табигать каршысында булган әҗәтләре Әлмәт кешесе өчен чит илгә чыгуда киртә булды. 2017 елның май аенда әлеге гражданин табигать саклау законнарын биш мәртәбә бозган. Төзелеш калдыкларын Лениногорск территориясенә һәм Камышлы елгасының су саклау зонасына ташлаганы өчен, шул ук елгага җыентык суларны агызганы өчен,
2018 елның 20 мартында Мәскәүдә "Балчуг Кемпински" отелендә "Нефть һәм нефть химиясе калдыклары 2018" IV халыкара конференциясе узачак. Очрашуның төп темасы – нефть калдыкларын утильләштерү һәм зарарсызландыру проблемасы.