Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе инспекторлары 20 квадрат метр урында санкцияләнмәгән чүплек булуын теркәде. Чүплек турында шикаять Түбән Кама районының Зур Афанас авылында яшәүчеләрдән алынды. Урынга чыккан экологлар билгеләгәнчә, көнкүреш калдыклары, автомобиль шиннары, агач калдыклары белән чүпләнгән урын физик затка карый. Биредә, үз гаражы территориясендә, гражданин йөк автомобильләрен ремонтлаган, ә калган калдыкларны урында җыеп барган. Моннан тыш, инспекторлар билгеләгәнчә, әлеге чүплек урыны су объектының су яклау зонасында, судан 20 м кимрәк арада урнашкан. Әлеге вакытта физик зат РФ КоАП 8.13 ст. 1 өлеше ("Су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу") нигезендә һәм РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә җаваплылыкка тартылды, гражданинга чүплек урынын бетерү турында күрсәтмә бирелде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте