Көндәлек күзәтү. Экологлар Идел һәм Казансу елгаларында суның сыйфатына чираттагы тикшерү уздырды

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Сусаклагычларны тикшерделәр һәм судан анализ үрнәкләрен алдылар. Бүген Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 беренче көнендә табигый суның сыйфатын тикшерү максатларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы лабораториясе белгечләре су объектлары буенча чираттагы күзәтү эшләрен уздырды. Экологларның бер бригадасы катердагы күчмә КС-701 лабораториясе ярдәмендә Казансу елгасын тикшерде, икенчесе "Фламинго" патруль судносында Идел елгасына чыкты. Билгеләп узарга кирәк, табигать саклау буенча экологик-аналитик "Волга-М" ("Фламинго") судносы комплексы уникаль система белән тәэмин ителгән, ул чынбарлык вакыт режимында коммуналь һәм сәнәгать предприятиеләрнең агынтыларыннан килүче пычрак матдәләрнең күләмен тикшерүдә тотырга булыша. Бортка урнаштырылган компьютерлар шунда ук суга анализ ясый. "Махсус җайланманы без суга төшерәбез, судагы кислород күләмен ачыклыйбыз, температурасын, әчелелеген һәм башкаларны билгелибез. Система белешмәләрне борт компьютерына тапшыра, шуннан соң судагы хлоридларның, фосфатларның, сульфатларның, нитратларның күләменә анализ үткәрелә, өслектәге актив матдәләр һәм эрегән нефть продуктлары тикшерелә", – дип сөйләде ТР Экоминистрлыгының ҮМАКИ башлыгы урынбасары Андрей Бодяжин.

"Агынты су ике төрдә була – рөхсәт ителгән һәм рөхсәт ителмәгән. Әгәр чик дәрәҗәдә мөмкин булган катнашмаларның артып китүе законсыз агынтыда ачыкланса, ул вакытта штраф салына. Әгәр агынты агызуга рөхсәте булган оешмаларда җитешсезлек очраклары ачыкланса, алар белән эш алып барыла. Казандагы кайбер предприятиеләр агынты суларны чистарту системасына 100 әр млн сум акча тотты. Казансуның суы чиста", – дип билгеләде министр урынбасары Фаяз Шакиров.

ДЧ-2018 кысаларында экологлар көн саен судан һәм атмосферадан анализ үрнәкләрен ала. Бүген, судно бортында уздырылган анализлар күрсәткәнчә, Казансу һәм Идел акваторияләрендә зарарлы матдәләрнең чик дәрәҗәдә мөмкин булган катнашмалары артып китү очраклары юк. Белгечләр шулай ук кул белән дә пробалар алды, лабораториядә табигый суга гидробиологик һәм гидрохимик анализлар уздырылачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International