ТР Министрлар Кабинетында булып узган брифинг барышында Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков санитар-экологик икеайлык йомгаклары турында сөйләде. Икеайлык барышында күзәтчелек органнары тарафыннан барлыгы 6100 хокук бозу очрагы ачыкланды, гомуми 19 млн. 422 мең сумлык штраф санкцияләре салынды. Табигать саклау хезмәтләре эшендә калдыкларның санкцияләнмәгән урыннарын ачыклауга һәм бетерүгә төп басым ясалды. Апрельдән башлап май аена кадәр республика территориясендә калдыкларны законсыз урнаштыруның 1693 урыны ачыкланды, икеайлык азагына шуның 1592се бетерелде, бу 94% тәшкил итә. Икеайлык барышында карьерларда законсыз эшләүнең 11 факты ачыкланды.
Нәтиҗәләрне берләштереп, табигать саклау ведомствосы башлыгы республикада битараф булмаган кешеләрнең саны елдан-ел арта баруы турында искәртте. Икеайлыкта барлыгы 1 млн 170 мең кеше катнашты. Халыкның битараф кала белмәгән өлеше актив рәвештә иҗтимагый контрольлек башкарды. Әйтик, икеайлык башыннан бирле күпсанлы элемтә каналлары аша иҗтимагый кабул итү системасына 2 300 артык мөрәҗәгать килде, шуларның 85%ы хәл ителде. Калганнары Министрлыкның территориаль идарәләре контроленә алынды. Ихтыяри затлар, волонтерлар һәм иҗтимагый экология оешмалары тәртип урнаштыруда зур ярдәм күрсәтте. 400 мең тирәсе агач һәм куак утыртылды, полигоннарга 406 мең кубик метр калдык чыгарылды, 13 мең берәмлек техника эшкә җәлеп ителде, балалар өчен уен мәйданнары, тукталыш павильоннары тәртипкә китерелде.
Брифинг барышында Александр Шадриков Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 әзерлек кысаларында башкарылган ныклы эшчәнлек турында да билгеләп узды: "Республиканы лаеклы дәрәҗәдә күрсәтү өчен күп тырышлык куелды. Икеайлык барышында атмосфера һавасының һәм су объектларының сыйфатын бәяләүдә төрле методлар кулланылды. Авыр үтеп керә торган территорияләрдә чүпләнгән урыннарны ачыклау максатларында атна саен территорияләр очкыч ярдәмендә тикшерелде. Бүгенге көндә җитешсезлекләр күзәтелми", – дип хәбәр итте министр. Турнир барышында 5 күчмә лаборатория һәм 5 кече судно мониторинг уздырачак.
"Уртак тырышлык, республикада яшәүче битараф булмаган кешеләр ярдәме белән, актив алып барылган агарту эше нәтиҗәсендә без яхшы күрсәткечләргә ирештек. Ләкин эш шуның белән генә тукталып калмаячак, әле бик күп нәрсәләрне башкарырга туры киләчәк", – дип шәрехләде ТР Экоминистрлыгы башлыгы.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте