Волонтерларның "яшел буыны" Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 тулысынча әзер

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Теге яки бу чүпнең күпме таркалуын ачыкларга һәм аны фракцияләргә аерырга. Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 катнашучы 1000 артык волонтер ГТОның "яшел" нормаларын уңышлы тапшырды һәм аерымалык тамгаларын алды.

Экологик белемнәрне тикшерү эше "Казан аренасы" стадионында Волонтерлык үзәгендә узды. "Экологик культура бүген – ул этикетның бер өлеше булып тора. Хәзерге заман кешесе өчен чүпне тиешсез урынга ташлау – ашаганда авыз чапылдату яисә кашыксыз кул белән ашау кебек", – дип сөйли Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 волонтерлык хәрәкәтендә катнашучы Алинә. Дәрестә балалар хәбәрдар һәм экологик белемле булуның югары дәрәҗәсен күрсәтте.

Чемпионат волонтерлары өчен гомуми уздырылган укытулар барышында шулай ук "Казан аренасы" стадионында Волонтерлык үзәгендә 19, 26 һәм 29 июнь көннәрендә дә белемнәреңне тикшереп карарга һәм "Яшел буын" нормаларын бирергә мөмкин булачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International