Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында республикада сәнәгать калдыклары белән эшләү буенча региональ оператор институты кертү мәсьәләләре хакында сүз булды.
Койманы сүтү юлы белән гражданнарның Отар күленнән ирекле файдалана алуын тәэмин итү. Татарстан Республикасы Югары суды Казаннның Идел буе районындагы законсыз корылма хуҗасы адресына шундый карар чыгарды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре сулык ярында ике метрлы металл койма булуын ачыклады.
Кукмара районында "Эзләнүләр һәм иҗат аша камиллеккә таба" фәнни-гамәли экологик-географик конференция узды. Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан һәм Киров өлкәсеннән 180 артык катнашучы табигать саклау темаларына тикшеренү эшләрен тапшырды. Үз эшләрендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары туган төбәктәге табигый күптөрлелек темаларын, кеше экологиясе белән сәламәтлекнең, табигатьне яклау юнәлешендә иҗтимагый хәрәкәтләрнең үзара бәйләнешен чагылдырган.
2018 елның 24 мартында экологик, ресурсларны сакчыл файдалану һәм электр энергиясен саклау буенча иң зур “Җир Сәгате” акциясе уздырылачак. Россия Табигать министрлыгы әлеге акциядә катнашырга чакыра. Моның өчен сезгә бары тик 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр утны өзәргә, электр энергиясеннән эшләүче барлык җайланмаларны сүндерергә кирәк булачак.
Су турында халыкара We Are Water кыска метражлы фильмнар конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады, анда 18 яшенә җиткән теләсә кем катанаша ала.
Конкурс 3 номинация буенча уза:
- Документаль фильм;
- Нәфис фильм;
- Анимация.
Экологлар карарын үз көчендә калдырырга һәм хокук бозучыларны 50 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәзага тартырга. Татарстан Республикасы Югары суды Әлмәтнең "Татнефтедор" оешмасына карата шундый карар чыгарды. Элегрәк Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре компаниядән Лениногорск районындагы карьердан ком табуны раслаучы документларны таләп иткән иде.
Казанның 1-7 сыйныфларында белем алучылар шәһәрнең "Зилантенок" IX ачык экология форумында катнаша ала. Чараның оештыручысы булып Казанның Шәһәр балалар экология-биология үзәге һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе тора.
Көндәлек тормышта табигатьне саклау өчен нинди өлеш кертергә була, – Актаныш һәм Минзәлә укучылары шул хакта фикер алышты. Үз-үзеңне экологик тоту турында балаларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре ЭКОдәрес кысаларында сөйләде.
Җитешсезлекләр бетерелгәнчегә кадәр Казандагы "Ателье "БМД" автосервисының эшчәнлеге туктатылды. Элегрәк корыту-буяу камерасын эксплуатацияләгәндә оешма зарарлы (пычрата торган) матдәләрне махсус рөхсәттән башка атмосфера һавасына чыгара торган булган. Табигать саклау законнары бозылу очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары теркәде.
Яшел Үзән районы мәктәп укучылары "Һәр сыерчыкка – берәр сарай" конкурсында катнашуга чакырыла, әлеге чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе район Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе белән берлектә оештыра.