Биектау районының "Бәләкәч" балалар бакчасында әйләнә-тирә мохитнең пычрану проблемаларына һәм чүпләрне аралауга багышланган танып-белү бәйрәме узды. Бер-берсе белән ярышып, бакчага йөрүче балалар "әкияти урман"ны пластиктан, кәгазьдән һәм башка калдыклардан чистартты, төргәкләрдәге экологик тамгаларны аныклады һәм чүпләрне контейнерларга аергалады. "Чүпләрне сортларга бүлү культурасын балаларга сеңдерүе авыр түгел, – дип билгеләде балалар бакчасы мөдире Ильвира Хәйретдинова. – Барысы да уен белән башкарыла. Ә алар өчен уен – ул гадәти дә, табигый да, кызыклы да". Яраксыз материаллардан экологик мода күрсәтү бәйрәмнең кульминациясенә әверелде. Яшь модельләр Чәчәкләр феясе, Спанч Боб, Ниндзя һәм башка күп кенә әкият персонаж костюмнарын күрсәтте. "Бәләкәч" балалар бакчасында "Яңадан кулланыр өчен чүпне араларга кирәк" проектын уңышлы гына гамәлгә ашыралар, һәм без, бакча балалары чүпне аралап җыюны үзләре үзләштереп, моңа үзләренең балаларын да өйрәтер, дип өметләнәбез", – дип билгеләде ТР Экоминистрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгече Ләйсән Кәлимуллина.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте