ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

7 июнь көнне 10.00 сәгатьтә Азнакай районы хакимиятендә (Ленин ур., 22) әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк.


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Бу елда эко-клубта узган соңгы дәрес барышында Чаллы укучылары 8 куак сирин утыртты. Әлеге түгәрәк 77 нче мәктәптә инде 3 ел эшли.

Казанда 6 июнь көнне "Эковесна-2018" республика акциясенә йомгак ясалачак. #айдавыходи шигаре астында узган конкурс республиканың барлык территориясен төзекләндерү һәм санитар чистарту эшендә берләштерде.

2018 елның 5 июненнән 7сенә кадәр Мәскәүдә "Россия – дөньякүләм су базарында: көндәшлеккә сәләтле булу, компетенцияләр, инновацияләр" темасына II Россиякүләм су конгрессы узачак. Чара Россиянең су хуҗалыгын һәм судан файдалануга бәйле барча тармакларын заманча экологик чакыруларны, яңа технологияләрдә, идарә модельләрендә һәм финанслаудагы ихтыяҗларны исәпкә алып, модернизацияләү юнәлешләре турында фикер алышуга багышланачак.


2
июнь, 2018 ел
шимбә

Бүген, Халыкара сулыкларны чистарту көне уңаеннан, Идел елгасында табигать саклау акциясе узды.  ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре һәм Рус георграфия җәмгыятенең төбәк бүлеге вәкилләре республиканың төп су артериясендәге суның сыйфатын һәм төп ятмаларын тикшерде.


1
июнь, 2018 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Елына 550 000 тонна каты коммуналь калдыкны термик зарарсызландыру куәтенә ия булган завод" төзелешен планлаштыру мәсьәләсе хакында сүз барды. Фәнни-техник совет әгъзалары, республика министрлыклары, ведомстволары һәм оешмалары вәкилләре катнашында киңәйтелгән утырышны Министр Александр Шадриков уздырды.

Апас районында яшәүче зат законсыз ком табу факты буенча җинаять җаваплылыгына тартылды. Гомумтаралган файдалы казылманы лицензиясез табу факты ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан узган елның февралендә ачыкланган иде.

Мәктәп укучылары, студентлар һәм табигатькә карата битараф булмаган республика халкы санитар-экологик икеайлыкны уздыруга актив кушылды.

Арчаның 100дән артык баласы "Һәрчак булсын кояш!" эко-фестивалендә катнашты. Бәйрәм Арча районының күпфункцияле үзәгендә узды.            

Түбән Кама районында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе инспекторлары күрсәтмәләре буенча төзелеш калдыкларыннан җыелган чүплек бетерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International