Икенчел чимал җыю акцияләре, калдыклардан экологик эшләнеш конкурслары, белем бирү дәресләре һәм мәктәп укучылары өчен экологиягә юнәлдерелгән предприятиеләргә экскурсияләр. "Экоактивлар" проекты 13 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә старт ала. Әлеге программа кысаларында Автокаланың мәгариф учреждениеләрендә укучылардан эко-актив төркемнәр формалашачак, алар үз чиратында үзләренең дуслары һәм сыйныфташлары арасында экологик культураны тәрбияли, аларны чүпләрне сортларга аеру күнекмәләренә өйрәтә. "Экоактивлар"ның 3 нче сезонына старт "Звездный" балалар лагерында биреләчәк. "Биредә укучыларның экологик берләшмәләре җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәл оештырылачак: алар үз эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген үстерү юллары хакында фикер алышачак, шулай ук калдыклар белән эш итү буенча лекцияләр һәм эко-активистлар өчен квест-уен планлаштырылган", – дип сөйләде "Экоактивлар" проекты җитәкчесе Гүзәл Красноперова.
"Экоактивлар" проекты Яр Чаллы шәһәренең мәгариф учреждениеләрендә "Мусора.Больше.Нет.Набережные Челны" экологик хәрәкәте инициативасы белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Яр Чаллы Башкарма комитеты һәм экологик юнәлешле шәһәр предприятиеләре ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте