Экология таләпләрен бозган өчен башкорт подряд оешмасына 100 мең сумлык штраф түләргә туры киләчәк. Ягулык белән тәэмин итүче станцияләрнең берсендә төзелеш эшләрен гамәлгә ашыручы компания Бөгелмә районында 750 кв.м. мәйданда калдык урнаштырган.
Ык буе төбәгенең Азнакай, Баулы, Ютазы, Мөслим районнарында яшәүчеләр бүген экология өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү юлларын таба алды. Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров халыкны кабул итте.
"Чәчәк ат, минем шәһәрем!" – Бөгелмә районының балалар экологик-биологик үзәгендә "Чәчәк ат, минем Республика!" республика эко-квесты кысаларында шундый исемле бәйрәм узды.
ТР Экоминистрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары планлы рәвештә ясалган очыш барышында Азнакай районы территориясендә санкцияләнмәгән чүплек урынын ачыклады. 200 кв. м. мәйданлы чүплек сәнәгать предприятиесе территориясендә урнашкан иде, ачыкланган чүп-чарның күләме экологлар бәяләмәсе буенча 50 куб. м. тәшкил итте.
Иң яхшы балалар бакчасы, мәктәп, гаилә, предприятие, иң актив вуз һәм студент. Бүген Казанда "Эковесна-2018" республика акциясенә йомгак ясалды. Ике айдан артык вакыт дәвамында миллионнан артык Татарстан халкы территорияләрне санитар чистарту чараларында актив катнашып килде һәм шулар арасыннан иң активлары 3 нче экология гимназиясендә җыелды.
Бүген республикадагы иң эко-актив балалар учреждениеләренә Яңа елда Мәскәү Собор мәйданын бизәп торучы Кремль чыршысы орлыклары тапшырылды. Орлык тутырылган эко-куб тапшыру тантанасы "Эковесна2018" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү кысаларында Казанның өченче гимназиясендә узды.
Бүген "Яшь эколог мәктәбе"ндә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе эшчәнлеге белән танышты.
Бүген Мәскәүдә "Россия дөньяның су базарында: конкурентка сәләтлелек, компетенцияләр, инновацияләр" II Россиякүләм су конгрессы булды. Хәзерге экологик чакыруларны исәпкә алып, Россиянең су хуҗалыгын һәм судан файдалануга бәйле барлык тармакларны модернизацияләү юнәлешләре хакында фикер алышуга багышланган чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнашты.
Хөрмәтле Татарстан экологлары, тармак ветераннары, республика халкы!
Экологлар көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне уңаеннан иң ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!
Бөгелмә шәһәрендәге "Татметлом" ЯАҖ 90 тәүлеккә эшен туктатты. Экологларның шикаять гаризасын карау нәтиҗәләре буенча Мари Иле Республикасы Арбитраж суды предприятиене территорияне чүпләүдә гаепле дип таныды.