ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Пычратучы матдәләрнең атмосфера һавасында чик дәрәҗәдә мөмкин булган катнашмаларының артуы теркәлмәде. Лаеш районының Орлов авыл җирлегендә каты көнкүреш калдыклары полигонында янгын чыгуы турында килгән мәгълүмат нигезендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм Үзәкләштерелгән махсус инспекция белгечләре әлеге урынга чыкты. Полигонның көньяк ягыннан һәм Чиста күл авылы янәшәсендәге көнбатыш өлешеннән атмосфера һавасыннан пробалар сайлап алынды. Анализ матдәләр дәрәҗәсенең нормада булуын күрсәтте.

Узган ялларда Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Чуашстан Республикасында булды, биредә Батыр районы хакимияте башлыгы Рудольф Селиванов белән очрашты.


22
июнь, 2018 ел
җомга

Болгариянең Созополь шәһәрендә халыкара "Little Miss and Mister Planet" балалар конкурсы тәмамланды, аның төп темасы быел экологиягә бәйле иде. Татарстан башкаласыннан катнашучы Эмилия Гарипова, Дарья Никонова һәм Сәмирә Сафина үзләренең хәйрия проектларын яклады, шул рәвешле халыкара дәрәҗәсендә республиканы күрсәтте һәм конкурсның төп призларын алды, дип хәбәр ителә Казан мэриясенең рәсми порталында. Иң яхшылар исеменә яшь татарстанлылар Болгария, Бразилия, Венгрия, Румыния, Россия, Грузия, Казакъстан, Филиппин, Көньяк Африка һәм Һиндстан кебек илләрдән конкурстантлар белән ярышты.

Татарстанда "Чиста һава" операциясе уза. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләр ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә куркынычлы пычрату матдәләре булу дәрәҗәсенә карата автомобильләрдән чыгучы газларны тикшерә.

"Төн уртасында җир казыйлар", – дигән хәбәр Кече Шилнә авыл җирлеге халкыннан кайнар линиягә килде. Хокук бозучыларны тоту максатында Тукай районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә экологлар әлеге урынга чыкты.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү-техник университеты арасында бүген Яңа технологияләр буенча Германия-Россия институтында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.  Документка министр Александр Шадриков һәм вуз ректоры Альберт Гыйльметдинов кул куйды. Очрашуда катнашучылар үзара хезмәттәшлек итүнең перспективалары һәм алга таба юнәлешләре турында сөйләште.


21
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Тау елгалары буйлап экстрималь агулар, Чуйск трактын яулау, Алтай краеның Курайск даласына атлы экопоходлар һәм табигатьнең кыргый дөньясына баштанаяк чуму – "Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән башлап Катунига хәтле" автоэкспедициясендә катнашучыларны әнә шундый хәлләр көтә.

Карабаш сусаклагычының 20 метрлы яр буе полосасы – уртак файдалануда. Бөгелмә районында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль инспекторлары тарафыннан су объектына үтеп керү мөмкинлеге тудырылды. Узган ел көзендә, Татар табигать саклау районара прокуратурасы хезмәткәрләре белән уздырылган уртак рейд барышында, экологлар су саклау зонасында корылма булуын теркәгән иде. Хосусый агач йорт су кисеменнән 6,20 метрда торгызылган иде, бу исә РФ Су кодексының 6 ст. таләпләрен бозу булып тора.

Безнең табигать – ул бердәм система. Чүпрәле районының "Чайка" лагерында ял итүче балаларга планетаның иминлеге безнең һәркайсыбызга бәйле булуы турында сөйләделәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре биредә Әйләнә-тирәлек көнен уздырды.

Әлмәттә тиешле документлардан башка агынты суларны чыгару һәм моның өчен билгеләнмәгән җиргә ташлау очрагы чикләнде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә туклану продуктлары җитештерү предприятиеләренең берсеннән агынты су тутырылган автоцистерналы автомобильне тоткарлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International