Казан укучылары шәһәрнең ачык "Балалар күзлегеннән караганда – хайваннар дөньясы" рәсемнәр конкурсында катнашу өчен чакырыла. А3 форматындагы хайваннар дөньясы объектларыннан иҗади эшләр теләсә нинди техника белән эшләнергә мөмкин: карандаш, фломастер, гуашь, акварель, пастель, май, катнаш техника һәм башкалар. Зоологик рәвем максималь дөрес булырга тиеш.
Эшләр 2018 елның 26 октябренә кадәр Космонавтлар урамы, 57 й. адресы буенча Шәһәрнең балалар экологик-биология үзәгендә кабул ителә. Конурстан сайлап алынган балалар конкурсның икенче (кара-каршы) этабында катнашуын дәвам итәчәк. 10 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр Э.А. Эверсман исемендәге зоология музеенда тематик экскурсияләр һәм мастер-класслар оештырылачак, алар нәтиҗәсендә катнашучылар музейның зоология фондына рәсем тапшырачак. Иң яхшы эшләрнең авторларына Зоология музее һәм Казан ш. Мәгариф идарәсе дипломнары биреләчәк.
Белешмәләр өчен телефон: 273-48-55.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте