Буа балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне яшь экологлар рәтенә керттеләр

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Буа бәләкәчләре – табигатьнең яшь сакчылары. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре "Теремок" гомумиүсеш төрендәге балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне экобалалар рәтенә кертү тантанасын уздырды. "Без экобалалар – табигатьне яклаучылар, хайваннарның, үсемлекләрнең зур дуслары, җир байлыкларының яшь варислары, табигать сагында торабыз син һәм мин!" – дип ант итте бакчага йөрүче балалар. Табигать-ана һәм башка әкият персонажлары белән бергә балалар урман буйлап сәяхәткә кузгалды, урмандагы әйберләрне үз урынына кую өчен бирем станцияләрен узды.  "Безнең карашка табигатькә гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләү өстенлекле бурыч булырга тиеш. Уңай, хисси бизәлгән бәйләнешләр билгеләү – экологик тәрбияләүнең нигезе шул, – дип саный Идел аръягы ТИ белгече Әмир Җәббаров. – Хәтта бик кечкенә балаларны да эзлекле рәвештә табигать, үсемлекләр һәм хайваннар, кошлар һәм бөҗәкләр белән таныштырырга кирәк. Ата-анасы бала өчен иң яхшы өлге, алар өлкәннәрнең үз-үзен тоту моделен сеңдереп ала".

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре балаларда әйләнә-тирә мохит турында беренчел күзаллауларны, газиз табигатькә карата мөнәсәбәт формалаштыру өчен билгеләнгән. "Экобалалар – мәктәпкәчә яшьтәге балалар" табигать саклау социаль-мәгариф проекты Россия төбәкләрендәге мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында экологик-биологик юнәлешле өстәмә белем бирүне үстерү коралы булып тора.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International