Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экология фонды Россиякүләм табигатьне саклау җәмгыяте, "Россия тыюлыклары" экоүзәге" АКО һәм "ГРИНЛАЙФ" төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы белән берлектә "Иң яхшы эковолонтерлык отряды" россиякүләм конкурсының уздырылуы турында игълан итә. Тантаналы рәвештә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2018 елның декабрендә булачак.
Катнашу өчен 10 яшьтән алып, аннан өлкәнрәк яшьтәге гражданнарны берләштерүче, социаль-экологик проектларны гамәлгә ашыручы волонтерлык отрядлары чакырыла. Катнашу өчен 2018 елның 15 ноябренә кадәр Конкурсның оештыру комитетына гариза-анкета һәм эковолонтерлык өлкәсендә отрядның төп казанышларын чагылдыра торган портфолионы материалларны ecovolonter.vernadskv.ru сайтына кертү юлы белән тапшырырга кирәк.
Волонтерлык отрядларыннан проектлар түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:
- "Тыюлыкларга булышабыз";
- "Эковолонтерлар - елгаларга һәм күлләргә" (су объектларының ярларын чистарту буенча проектлар);
- "Урман волонтерлары" (урманнарны һәм урман утыртмаларын саклау һәм торгызу буенча проектлар);
- "Шәһәр эковолонтерлары" (шәһәрләрнең ишегалларын һәм урамнарын төзекләндерү буенча проектлар);
- "Чүпкә - юк!" (чүп проблемасын хәл итү проектлары);
- "Экокараш" (экология һәм волонтерлык тематикасына мәгълүмати-агарту материаллары һәм медиа-ресурслар ясау һәм тарату).
Конкурс турында нигезләмә һәм тулы мәгълүмат В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экология фонды сайтында урнаштырылган - http://www.vernadskv.ru/
Конкурсның координаторы - Вероника Лещинская +7(495) 953-72-77 +7 (495) 953-73-49 ecovolonter@vernadskv.ru
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте