Минзәлә мәктәпләрендә ЭКОмәгърифәт. Конференция кысаларында экологик грамоталылык формалаштыру үзенчәлекләре турында сөйләштеләр

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Минзәлә укучыларын экологик агарту өлешендә эш ничек корылган? ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгече Владимир Мозаффаров, "Мусора. Больше.Нет. Набережные Челны" экологик хәрәкәте координаторы Гүзәл Красноперова һәм эшкәртү компанияләре вәкилләре мөгаллимнәр һәм укучылар белән очрашты. "Экологик белем һәм тәрбия бирү" конференциясе кысаларында мәктәп укучыларының тикшеренү проектлары, мөгаллимнәрнең гамәли һәм методик эшләре күрсәтелде. Чарада катнашучылар мәктәптә экологик дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттыру методлары һәм укучыларга материал үзләштерүдә йогынты ясаучы факторлар турында фикер алышты, чүпне аралап җыю күнекмәләрен формалаштыру үзенчәлекләрен ачыклады, үзара хезмәттәшлек юлларын билгеләде. "Мәктәпләрнең белем бирү программаларында экология дәресләре булмаса да, укытучылар география, биология, химия дәресләрендә экология компонентын кертәләр. Бу тема һәркемгә кагыла, укучының соңыннан кайсы уку йортына керүенә бәйле түгел. Экологик белем үстерелә, ә экологик культура битараф булмаган укытучылар тырышлыгы белән сеңдерелә", – дип саный Гүзәл Красноперова. 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә күп нәрсәләр эшләнә: "Экологический вестник" мәктәп газетасы чыгарыла, Дармаркалар уздырыла, мәктәп укучылары шәһәр паркын һәм Үрдәк күлен үз шефлыгына алган – карыйлар, җыештыралар, сулыкны һәм андагы тереклек ияләрен кайгырталар. Ял итүчеләр, балык тотучылар массакүләм җыела торган урыннарда балалар табигатькә карата сакчыл караш идеяләрен җиткерү максатында ЭКОграффити ясый.

2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең дә хәзер үз экоактивы бар. "Кәгазьгә икенче гомер" акциясендә иң актив катнашучыларны биредә старт рюкзаклары белән бүләкләгәннәр.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International