Менделеевск һәм Алабуга районнарында яшәүчеләрне экология мәсьәләләре буенча консультацияләделәр

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Бүген Менделеевск һәм Алабуга районнарында экология мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителде. Казан районара табигать саклау прокуроры Альберт Хәбиров, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе башлыгы Наил Гарипов халыкка табигать саклау законнарына кагылышлы мәсьәләләрдә консультацияләр бирде. Кабул итүләр барышында атмосфера һавасының торышын мониторинглау һәм тикшерүдә тоту, Тойма һәм Шумиха елгаларының төбен чистарту һәм тирәнәйтү, Түбән Кама сусаклагычындагы су биология ресурсларын саклау буенча чаралар күрү, баткан судноларны күтәртү һәм урманнарда, предприятиеләрнең саклык зоналарында агач утырту мәсьәләләре каралды. Каралган барча мөрәҗәгатьләр буенча җаваплар һәм тиешле аңлатмалар бирелде. Мәсьәләләрнең бер өлеше буенча контроль-күзәтчелек чараларын уздыру турында карар кабул ителде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International