Урап уза алмаганнар. Казан укучылары чисталык өчен көрәшә

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

21 ноябрьдә 2017/2018 уку елы өчен "Мәктәп эко-патруле" конкурсына йомгак ясала. Шул ук вакытта Казан укучылары яңа чүплек урыннарын теркәүне дәвам итә. Бүген икенче сыйныфта укучы Азалия Гыйбатуллина Казанның Вахитов районында санкцияләнмәгән чүплек урынын ачыклаган. Ул конкурста беренче мәртәбә катнаша һәм аның исәбендә ачыкланган, бетерелгән чүплек урыннары берничә. "Мәктәп эко-патруле турында мин өлкән абыемнан белдем, ул конкурста җиңүче булды инде. Конкурста катнашып, шәһәрдә чисталыкны саклау буенча уртак эшкә үземнән кечкенә генә өлеш кертә алсам да, шат булырмын", – дип сөйләде кыз бала. Унберенче сыйныфта укый торган Алия Борһанова да  "Мәктәп эко-патруле" кушымтасыннан актив файдалана. Бүген ул мәктәпкә барганда санкцияләнмәгән ике чүплек урынын теркәгән. Узган уку елында ул конкурста җиңүчеләр исемлегендә иде – аның хәбәре нигезендә дистәләрчә санкцияләнмәгән чүплек урыны тәртипкә китерелде. "Безнең шәһәребез бик матур, агачлар астына яки газоннарга ташланган чүплекләр аша тыныч кына узып китә алмыйм. "Мәктәп эко-патруле" кушымтасы шулай ук стихияле чүплекләр яңадан барлыкка килә торган урыннарны да контрольдә тоту мөмкинлеген бирә", – дип билгеләде укучы кыз. Мәктәп укучылары тарафыннан теркәлгән экология законнарын бозу очраклары бүген шәһәрнең коммуналь хезмәтләре ярдәмендә оператив тәртипкә китерелде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International