Балтач районында гомуми таралган файдалы казылмалар табуны табигать саклау законнарын бозмыйча гамәлгә ашыралар. Бу хакта авыл җирлекләре Башкарма комитетлары вәкилләре белән уздырылган уртак рейд нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары хәбәр итте. 7 карьерда (шәхси ихтыяҗлар өчен кулланыла торган) экологлар тарафыннан җир асты байлыкларын табу шартларының үтәлеше тикшерелде, территорияне квадрокоптер ярдәмендә карадылар.
"Җир кишәрлекләренең милекчеләре, җирдән файдаланучылар, җир хуҗалары, җир кишәрлекләренең арендаторлары әлеге җир кишәрлекләре чикләрендә гомуми таралган файдалы казылмаларны үз ихтыяҗлары өчен шартлату эшләрен кулланмыйча файдалану хокукына ия, – дип аңлатты экологлар. – Җир асты байлыкларыннан үзирекле рәвештә файдаланган очракта гражданнарга 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр; юридик затларга 800 мең сумнан бер миллион сумга кадәр штраф яный. Җир асты байлыкларыннан лицензия шатрларын һәм (яки) техник проект таләпләрен бозып файдалану гражданнарга 2 мең сумнан 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20-40 мең сум күләмендә; юридик затларга 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була".
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте