2018 елның 24 октябрендә Мәскәү Хөкүмәтенең Биналар комплексында "Геологоразведка 2018" бишенче халыкара форумы булачак, дип хәбәр ителә Россия Табигать министрлыгы рәсми сайтында. Чара "Росгеология" АҖ эгидасында РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы партнерлыгында уздырыла.
Панель сессиядә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Гордеев, РФ табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин, "Росгеология" АҖ генераль директоры Роман Панов, РФ энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, "Софрахт" генераль директоры Дмитрий Пурим, "IHSMarkit" вице-президенты Боб Фрикланд, "Ристад Энерджи" директоры Яранд Ристад, Россиядә һәм Урта Азиядә "Шлюмберже" президенты Гехган Сайг һәм башкалар катнашырга планлаштыра.
Форумның пленар утырыш темасы – "Континенталь шельфта геологоразведка: Бураулауны кичектерергә ярамый". Анда катнашучылар энергетиканың дөнья базарындагы яңа чакыруларга мөмкин булган җаваплар турында фикер алышачак.
Авыр алына торган нефтьне табу өлешендә җир асты байлыклары турындагы законнарга Россия Табигать министрлыгы эшләгән үзгәрешләр турында фикер алышу өчен Форум кысаларында "ТРИЗ разведкалау һәм эшкәртү: фәнни-технологик полигоннарны үстерү перспективалары" темасына стратегик сессия узачак.
Шулай ук Форум кысаларында "Геологик разведка тармагын цифрлаштыру" һәм "Технологик партнерлыклар һәм җир асты байлыкларын разведкалаганда һәм эшкәрткәндә импорталмаш" темаларына ике махсус сессия булачак.
Чараның тулы программасы – Форумның www.geologorazvedka2018.ru рәсми сайтында.
Аккредитацияләү түбәндәге телефон аша башкарыла: +7(926)9073036, e-mail: teimurov@rg-inform.ru.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте