Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанда чәчелүчән йөкләрне ташу кагыйдәләренең бозылу фактын теркәде.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында гражданнар кабул ителде. Министр Александр Шадриков белән экология өлкәсендәге иҗтимагый инициативалар турында сүз барды. Халык белән очрашу барышында күтәрелгән темаларның берсе – глобаль җыештыру, ул дөньяның 150 илендә Бөтендөнья чисталык көнендә узачак.
Кайбыч районы тагын экологлар игътибарында. Биредә, Турминское авылыннан төньякка 750 метр аралыкта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль инспекторлары тарафыннан карьерда законсыз эшләү очрагы чикләнде. Экологлар исәпләгәнчә, файдалы казылма (ком) алу тирәнлеге 2,25 метр тәшкил итә.
Чүпне фракцияләргә ничек бүлергә һәм икенчел чималдан эшләнмәне ничек әзерләргә? Алабуга халкы экологик яшәү рәвешенә кушыла алачак. 18 август көнне "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте тарафыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәмендә "Пионер" паркында "ECO FEST" яшьләр фестивале оештырыла. Чара экологик белемнәрне популярлаштыруга һәм халык арасында экологик культураны җәелдерүгә юнәлдерелгән.
1820 якын кәрәкә һәм карп балыгы канализация агынтыларын Танай елгасына агызу нәтиҗәсендә зыян күрде. Табигать саклау законнарын бозу очрагы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан быелның июлендә ачыкланды.
"Илебезнең теләсә кайсы почмагы – бик гүзәл, безнең бурыч – әлеге гүзәллекне саклау, туган төбәкнең табигый байлыкларын арттыру", – дип сөйләде Буадан эко-активист Булат. Бүген ул республиканың "Чиста яр" табигать саклау акциясендә катнашты.
Буа предприятиесендә уздырылган тикшерү барышында биологик чистарту системасының төзексез булуы ачыкланды. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре һәм ТР Буа шәһәре прокуратурасы вәкилләре чистарту корылмаларының эш сыйфатын бәяләде.
16 августта 14.00 сәгатьтә Лаеш районы хакимияте бинасында (Лаеш ш., Беренче май ур., 39 й.) экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре "Чирша" лагерында ял итүче балаларга Биектау районындагы уникаль табигать почмаклары турында сөйләде. Мәктәп укучылары үзләренең туган төбәгендә республикада, хәтта барча Россия буйлап бердәнбер булган "Чулпан" табигый туфрак заказнигы урнашканлыгы хакында белделәр.
Лаеш районының Кызыл Ил авылындагы чираттагы күлнең юкка чыгуын туктатырга – экологлар шундый карарга ирешү өчен көрәшә.