Карар кабул ителде. Н.Е. Токарликов исемендәге АҖнең агынты ташлаудагы гаебе барлык инстанция судларында билгеләнде

2018 елның 14 декабре, җомга

Әлмәт районында Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ агынты суларны ташлау факты буенча гаепле дип танылды. Татарстан Республикасының Югары суды экологлар карарының законлы булуын раслап, Әлмәт шәһәре суды карарына шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартты.

Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында тирес җыю лагуналарын эксплуатацияләгәндә бозулар булуын теркәде. Үлән үскән һәм җирлек рельефы белән тигезләшкән тондыру бассейнының нибары икесе генә төзек иде. Лагуналарның шул хәтле күләмдә агынты кабул итәргә сәләтле булмавы аркасында, терлекчелек калдыклары җирлек рельефына агызылган, аннан тау буйлап алар Мурат елгасына агып төшкән. 

Юридик затка карата экологлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 ст. 4 өлеше ("Су объектларын саклауга карата аларның пычрануына, чүпләнүенә һәм (яисә) саегуына китерергә мөмкин булган таләпләрне бозу") буенча административ беркетмә төзеде. Предприятие уздырган эшләр комплексы нәтиҗәсендә агынты ташлануга чик куйды. Табигый судан алынган анализ раслады: нормадан артып китү күренешләре теркәлмәде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International