Экологик рейд барышында Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Түбән Кама районындагы бакчачылык җәмгыятьләренең берсендә контейнерлар мәйданчыгының чүпләнүе ачыкланды. Көнкүреш һәм төзелеш калдыклары, бункерларның тулуы сәбәпле, чүп мәйданчыгыннан читтә урнаштырылган. Чүпләнгән урынның гомуми мәйданы – 20 квадрат метр. Үтәү срогын күрсәтеп, бакчачылык җәмгыятенә әлеге җитшсезлекне бетерү турында күрсәтмә бирелде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте