Табигатьне бергәләп саклыйк! Кайбыч районында экология дәресе узды

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

Табигать үзе тәрбияләми, аның белән актив бәйләнештә булу гына тәрбияли. Бала әйләнә-тирә мохитне аңларга, аның гүзәллеген тоярга, аның байлыкларын сакларга өйрәнсен өчен, аңа кече яшьтән үк бу хисләрне сеңдерергә кирәк. Кайбыч районының "Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе" базасында балалар белән кызыклы экология дәресе узды. Дәрес әңгәмә рәвешендә узды, балалар әйләнә-тирәлеккә кагылышлы мәсьәләләрдә шактый белемле булып чыкты һәм хәтта экология мәсьәләләрендә кыю чишелешләр тәкъдим ителде. Үзенең чыгышында дәүләт экология күзәтчелеге инспекторы Җирдә иң әһәмиятле вазыйфаларның берсен - әйләнә-тирә мохитне саклауны гамәлгә ашыручы кешеләр һөнәренең асылын ачты: "Табигать кешеләргә күп төрле мөмкинлекләр бүләк иткән - хәзер аңа шулай ук җавап бирер вакыт җитте! Бала экологик белемле, әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплы шәхес булып үссен өчен, төрле форматларны кулланып, тиешле мәгълүматларны һәм белемнәрне җиткерергә кирәк. Әгәр кеше кече яшьтән үк моңа охшаш чараларда катнашса, ул, мөгаен, экологик хокук бозуга базмас. Экологик тотыш кагыйдәләре җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту һәм юлдагы куркынычсызлык кагыйдәләре кебек үк норма булырга тиеш.

Экология дәресләре балаларның, ата-аналарның фикер сөрешен үзгәртә. Мәктәп балалар һәрчакта да прогресс двигателе, яңа идеяләрне тудыручылар, яңа казанышлар өчен бетмәс-төкәнмәс энергия чыганагы булдылар. Хәзерге яшьләрнең кешелек өчен иң кыйммәтле ресурска - табигатькә тагын да җаваплырак каравы сөендерә.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International