15 август көнне ТРда Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге тарафыннан Әлмәт шәһәрендә табигать саклау акциясе оештырыла.
Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына 5958 мөрәҗәгать килде
Агач аскуймалар, кирпеч ватыклары һәм кара металл ломы. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Лаеш районында калдыкларны туфракка законсыз рәвештә урнаштыру урынына тап булды.
РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгында "Вода России" фотоконкурсына эшләр кабул ителә башлады. Безнең илдәге елгаларга, күлләргә һәм башка су объектларына багышланган фотолар конкурсына заявкалар тапшыру 2018 елның 6 октябренә кадәр дәвам итәчәк.
"Кирәк булмаганды утны һәм суны сүндерегез, ә кәгазь битен ике яклап файдаланыгыз" – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай районында яшәүче балаларга ресурслардан сакчыл куллану турында сөйләде. Җирле "Солнышко" лагерында "Табигать һәм без" кызыклы дәресе узды.
Әлмәт районындагы элеккеге чүплек территориясендә 500дән артык нарат үсентесе утыртылган. Профилактика чаралары Әлмәт районы Башкарма комитеты тарафыннан Түбән Мактама штп янәшәсендәге бозылган җирләрне рекультивацияләү максатында гамәлгә ашырылган.
Муратовка елгасыннан алынган суга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре анализ үткәрде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Баулы районы буенча уздырылган рейд барышында калдыклар белән эш иткәндә экологик таләпләрнең үтәлмәвен ачыклады.
Чаллы экологларының эше авырмы? КФУ Яр Чаллы институты студентлары инспекторларның көндәлек башкарылган эше белән танышу һәм экологик лабораториянең технологик җиһазланышын күрү мөмкинлеген алды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе эшчәнлеге белән аларны башлык Наил Гарипов таныштырды.
Эко-волонтерлар Татарстан халкы яратып ял итә торган урыннарны тәртипкә китерү эшен дәвам итә