Чирмешән районында гидротехника корылмаларына (ГТС) капиталь ремонт һәм су объектларын чистарту буенча эшләр алып барыла. Әйтик, нигезле документлар әзерләү сәбәпле, район җитәкчелеге башлангычын гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 2018 елда 23 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Әлеге акча хисабына ГТС капиталь ремонт Чуваш Афонькәсе һәм Урманасты Үтәмеш авыллары территориясендә үткәрелгән, Югары Чыгтай авылында эшләр дәвам итә.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, халыкны суларның тискәре йогынтысыннан яклауга махсус техник системалар ярдәмендә ирешелә. Кагыйдә буларак, аларның иң нәтиҗәлесе - гидротехника корылмалары. Чирмешән районы мисалы халыкның тормыш сыйфатын һәм әйләнә-тирәлек торышын яхшыртучы күләмле проектларны минималь чыгымнар белән ничек гамәлгә ашырып булуын дәлилли.
Былтыр җирле бюджеттан бүлеп бирелгән 924 мең сумга эшләнгән проект-смета документлары хисабына ике объектта (Иске Котыш, Ульяновка авыллары) 38 миллион сумга якын күләмдә ГТС капиталь ремонтлауга ирешкәннәр. 2019 елга планнарда - тагын ике ГТС ремонтлау, бүгенге көндә проект документлары эшләнгән инде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте