Арча районында укытучылар өчен экологик семинар узды

2018 елның 14 декабре, җомга

Экологик белем бирүнең төп принципларының берсе - фактларның фәнни һәм төгәл булу принцибы. Әмма ләкин кечкенә балаларга үсемлекләрнең үрчүе, нефтьнең файдасы һәм зыяны турында, аюның куәте яки күбәләкнең дөньяга килүе турында ничек сөйләргә? Баланың белемгә омтылышын бозмыйча, ничек сөйләргә, ничек кызыксындырырга һәм ымсындырырга, чөнки фикер алышу материалы теге яки бу очракта коры, җитди фәнни фактларга бәйле бит, алар күп очракта балаларга аңлаешсыз. Экологик белем бирү нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Арча районының "Васильев Бужин балалар бакчасы" базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре һәм методистлары өчен район семинары узды.

Экологик сорауларга җавап эзләгәндә "Кышкы урман сукмаклары буйлап" квест-уены һәм "Могҗизалар ясаучы СУ" ачык дәресе узды.

Чарада тәҗрибәле тәрбиячеләрнең чүпне аралап җыю турында чыгышлары тыңланды, чөнки балаларны икенчел эшкәртүгә никадәр тизрәк өйрәтә башласак, алар гадәтләрен дә шулкадәр тизрәк үзгәртә алачак. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик белем бирүдә төп әһәмиятле элемент булып балага тапшырыла торган материалның үтемле һәм аңлаешлы булуы тора. Экологик тәрбия традицияләрендә тәрбия алган балалар чәчәк атучы бакчалар, яшел парклар, гүзәл авыллар хөкем сөрәчәк яңа җәмгыять төзергә сәләтле булачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International