Быелның декабрендә Кама буеның берьюлы өч предприятиесе һавага чыгару чыганакларын пычраткыч матдәләрне тотып калу системасы белән җиһазландыру һәм модернизацияләү турында хисап тотты. Элегрәк әлеге оешмаларга - автомобиль салоны һәм ике җәмәгать туклануы бинасына карата Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре "Газ чистарту һәм атмосфера һавасының пычрануына китерергә мөмкин булган зарарлы матдәләрнең атмосфера һавасына чыгармаларын контрольдә тоту өчен корылмаларны, җиһаз яки аппаратураны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, аларны файдаланмау яки күрсәтелгән корылмаларны, җиһаз яки аппаратураны төзек булмаган хәлдә файдалану" РФ КоАП 8.21 ст. 3 өлеше буенча беркетмәләр төзегән. "Безгә җирле халык мөрәҗәгать итте: предприятиеләр янында исләргә һәм төтенгә зарланды. Бу очракта оешмалар һавага чыгару чыганакларында газларны тоту, чистарту һәм чыгармаларны контрольдә тоту буенча җиһаз, аппаратура һәм корылмаларны кулланмаган, бу исә атмосфера һавасын пычратуга китерергә мөмкин һәм "Атмосфера һавасын саклау турында" 1999 елның 4 маендагы 96-ФЗ санлы ФЗның 30 ст. 8 абзацын бозу санала", - дип билгеләп үтте дәүләт инспекторы Рөстәм Гәрәев. Кагыйдә бозуларны бетерү турында экологлар биргән күрсәтмәләр нигезендә, ике табигатьтән файдаланучы үз чыганакларын атмосфера һавасына пычраткыч матдәләрне тотып калу системасы белән җиһазландырган, бер предприятие горелкаларны алыштыру һәм суырту системасында фильтрлы элемент булган тартма кую юлы белән модернизация үткәргән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте