Кошларга җимлек ясар чак. Азнакай укучылары кышлаучы кошларга ярдәм итте

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Билгеле булганча, игелек кечкенә генә гамәлдән башлана. Шуңа күрә бәләкәйдән экологик кагыйдәләргә, дүрт аяклы һәм канатлы дусларыбызны кайгыртырга өйрәтү зарур. Азнакай шәһәре гимназиясендә дә балаларда игелек, кайгырту кебек сыйфатларны актив тәрбияләргә карар иткәннәр. Мәктәп кысаларында "Язын җырласын дисәгез, кышын кошларны сыйлагыз" дигән традицион акция узды. "Үз ишегалдыгызда яки балконыгызда җимлек ясап, сез канатлы кечкенә җан ияләренә азык кына түгел, тормышларын берничә көнгә, атнага озайтып, салкын кышны чыгарга мөмкинлек бирәсез. Әлбәттә, кечкенә җан ияләреннән рәхмәт көтәргә кирәкми, алар сезгә соңрак - җәен, мул уңыш алырга комачаулаучы зарарлы бөҗәкләрне ашаганда ярдәм итәчәк. Аннары килешәсездер, кошларны сыйлау кесәгә сукмый, ә менә үтәлгән бурычтан рәхәт бер тойгы калдыра", - дип билгеләп үтте чараны оештыручы. Без кошларны һәркөн күрәбез, аларга ияләшкәнбез, еш кына игътибар да итмибез һәм аларның табигатьтәге роле хакында уйланмыйбыз да.

Өйләрендә әти-әниләре ярдәмендә балалар бүтән кулланылмый торган материаллардан төрледән-төрле җимлекләр ясаган: пластик шешә һәм банкалардан, сок һәм сөт тартмаларыннан, стаканнардан, катыргыдан, фанерадан. Гадәти булмаган рәвештәге һәм төсләрдәге үзенчәлекле җимлекләр килеп чыккан. Әйтергә кирәк, балалар һәм ата-аналарның фантазиясе бик яхшы эшли.

Әгәр кышын кош рәттән алты сәгать ашамаса, ул үләргә мөмкин. Бигрәк тә кышның икенче яртысы, агачларда үскән җимешләрнең зур өлеше ашалып беткәч, куркыныч. Шуңа күрә, әгәр кошларга җимлекләр ясамаган булсагыз, хәзер нәкъ менә вакыты.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International