“Бергәләшеп, планетаны саклыйсы”. Әлмәт районында үсмерләр өчен экологик бәйге үткәрелде

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Әлмәт районының үсмерләр клубларына йөрүче балалар туып үскән төбәгебезнең хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында нинди белемнәргә ия булуларын күрсәтте. 14 март көнне шәһәр паркында алар өчен танып белү харакҗерындагы экологик чара уздырылды.  Бәйгедә катнашу өчен балалар 4әр кешеле 6 командага бүленде. Бәйге программасына командаларның визит карточкасы, җәһәт сорашып-белешүләр һәм викторина, капитаннар арасында ярыш һәм рәсем күргәзмәсе керде. “Барыгыз да булдырдыгыз! Сез тирән белемнәргә ия булуыгызны, ныклык һәм чын мәгънәсендә бер команда булып тупланганлыгыгызны күрсәттегез. Бергәләшеп, планетаны саклап калуыбызга,  аны чистарак һәм матурракка әйләндерәчәгебезгә өметләнәбез”, – дип мөрәҗәгать итте балаларга бәйге жюрие әгъзасы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгече Ләйсән Шәйдуллина. Чара азагында барлык балаларга истәлекле бүләкләр, экология буенча дәфтәрләр һәм пособиеләр таратылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International