Казанның Киров районында – пычрак кар һәм төзелеш калдыклары өеме. Бүген экологлар 2 мең кв.м мәйдандагы чүп өеме “авторларының” берсен тоткан

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт инспекторлары Казан шәһәре Киров районында пычрак кар бушатып ятканда бер КамАЗның юлына аркылы төшкән.  Экологлар территорияне мониторинглау нәтиҗәсендә биредә кар өеменә тап булып,  аны контрольлеккә алган. Тикшерү барышында өемгә кар гына түгел, төзелеш калдыкларын китереп аударулары да ачыкланган. Чүплектә бетон эшләнмәләр калдыклары табылган. Пычрак кар һәм төзелеш кадыклары өеме гомуми мәйданының 2000 кв.м артыграк тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре анализ ясау өчен биредән кар пробалары алган.

Хәзерге вакытта җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы нигезендә административ эш кузгатылган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International