ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында начальник урынбасары Светлана Балашова җитәкчелегендә “Баш дәүләт экспертиза идарәсе” федераль автоном учреждениесе вәкилләре булып китте. Очрашуны министр Александр Шадриков үткәрде. “Главгосэкспертиза” белгечләре Татарстанда гамәлдә булып килүче атмосфера һавасы торышын күзәтүнең территориаль системасы белән таныштырылды. Аларга шулай ук атмосфера һавасының пычрануын автомат контрольлектә тоту станциясе һәм күчмә экологик лаборатория мөмкинлекләре, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге чаралар турында сөйләп үтелде. Эшлекле очрашуда катнашучылар ләмле кырларны торгызу мәсьәләсен аерым игътибар үзәгенә алды. Россия “Главгосэкспертиза” вәкилләре Казан шәһәре канализациясенең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү нәтиҗәләре белән шәхсән танышу мөмкинлегенә иреште. Светлана Балашова, ләм утырмасын утильләштерү мәсьәләсен хәл итү өчен перспективалы технологияләрдән файдаланырга кирәк, дип билгеләп үтте.
Шәһәрнең су белән тәэмин итү һәм канализация суларын агызу системасының кайбер проблемалы объектларын реконструкцияләү, яңарту һәм төзү эшләре, 2028 елга кадәрге чорга озак сроклы инвестиция программасы кысаларында, Казан шәһәре “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе тарафыннан тормышка ашырыла. Бүгенгә канализация, начар исләрне юкка чыгару буенча биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләре төгәлләнгән. Проект кысаларында корылмалар махсус конструкцияләр белән капланган, шулай ук һаваны чистартуның индустриаль комплекслары белән тәэмин ителгән. Чаралар комплексы һаваны бөртекле вак катнашмалардан чистарту, шулай ук начар исле матдәләр (күкертле водород, аммиак, табигый меркаптаннар катнашмасы) микъдарын киметү мөмкинлеге биргән.
Эшлекле очрашу азагында Александр Шадриков республикабызда төбәк киңәшмәсен оештырган өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ведомстволар эшчәнлеге бер юнәлештә алып барыла, һәм иң мөһиме – әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән ул, дип искәртте министр.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте